Мәскәү мөфтие башкала урамнарында "шәригать патруле" барлыкка килүне хупламаган

Альбир Крганов фикеренчә, әлеге башлангыч "Яровая канунына" каршы килергә мөмкин.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»).  Россия җәмәгать палатасы әгъзасы, Россия мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы һәм Мәскәү мөфтие Альбир Крганов башкала урамнарындагы "Стоп харам" («хәрәм» – исламда тыелган гамәлләр шулай атала) проектын тәнкыйтьләп чыккан. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Бу бөтенләй аңлашылмый торган башлангыч. Ул конфликтларга китерергә мөмкин, бигрәк тә төбәкләрдә тарала башласа. Әгәр дә бездә һәр конфессия урамда йөрүчеләргә бәйләнеп, нотык укый башласа, без нәрсә алачакбыз? Дөньяви дәүләттә моны ничек кабул итәргә була?" – дип белдергән чәршәмбе көнне мөфти "Интерфакс" корреспондентына.

Искәртеп үтик, инде хәбәр ителгәнчә ,Россия башкаласында «Стоп харам» проектын танылган «Стопхам» проект катнашучысы Ислам Исмаилов оештырган. Ул мөселманнар арасында гомумкешелекнең әхлакый нормаларын саклауны күзәтергә ниятли. Аерым алганда, бу җәмәгать урыннарында тәмәке тартучы һәм исерткеч эчемлекләр кулланучыларга карый.

“Канун бозучылар” белән проект катнашучылары озаклап әңгәмә үткәрәчәк. Шул ук вакытта YouTube ка видео да яздырачаклар.

"Йөзләгән кеше үзен мөселман дип атаучыларның әдәп, әхлак, дини нормаларны бозганнарын, хәмер эчкәннәрен, кешеләрне куркытып йөргәннәрен күрә. Без аларга киләчәктә болай эшләмәскә кирәклеген аңлатабыз, Аллаһ диненә һәм гомумкешелекнең әхлакый нормаларын үтәргә чакырабыз", - дип белдерә Исмаилов проект катнашучылары төшергән роликта.

Крганов әлеге агарту әңгәмәләре өчен махсус урыннар - храмнар, синагогалар, мәчетләр, якшәмбе мәктәпләре, мәдрәсәләр, семинарияләр бар дип билгеләп үткән. "Моннан тыш, "Яровая канунына" миссионерлык эшчәнлеге буенча төзәтмәләрне карарга кирәк. Нәрсә эшләргә? Җавапларга караганда сораулар күп", - дип саный ул.