^Равил Гайнетдин: мәктәптә балалар дин белемен, нинди дин тотуларына карамастан, бергә өйрәнергә тиеш

^Равил Гайнетдин: мәктәптә балалар дин белемен, нинди дин тотуларына карамастан, бергә өйрәнергә тиеш

(Мәскәү, 2 март, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Бүген Россия Мөфтиләр шурасында Россия мөселманнарының Диния нәзарәтләре һәм ислам урта уку йортлары җитәкчеләренең ике көнлек киңәшмәсе башланды. Ул мөселманнарның дин һәм иҗтимагый эшчәнлегендәге иң актуаль темаларның берсенә – илдә дини белем бирүне үстерү һәм камилләштерүгә, шулай ук мәктәп программасына дини фәннәрне кертүгә багышланган.

Киңәшмәнең беренче көне эшендә Россиянең Аурупа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаки, Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Гомәр хәзрәт Идрисов, Мәскәү Ислам университеты ректоры Марат Мортазин, Чечен Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әхмәтхаҗи Шамаев, РФ Президенты Хакимияте киңәшчесе Алексей Гришин катнашты.

“Соңгы елда Россиядә мәгариф реформасы турында күп сөйләнә, һәм без, мөселман дине эшлеклеләре бу проблемадан читтә кала алмыйбыз. Без балаларның һәм яшьләрнең рухи дөньяларын ныгытуны һәм теләгән һәр кешегә үз динен өйрәнә алу мөмкинлеген хуплыйбыз. Россиянең Мөфтиләр шурасы әлеге максаттан бик күп эшләр башкара. Россия территориясендә 5 меңнән артык мәчет эшли, аларның һәрберсе бер үк вакытта башлангыч дини мәдрәсә дә булып тора. Мәскәү һәм Казанда дистәләгән дини мәктәпләр, Россиядә ике зур Ислам университеты төзелде, аларда ел саен йөзләрчә ир һәм кыз бала белем ала. Без университетларга һәрчак ярдәм иттек, алга таба да бу эшне дәвам иттерәчәкбез”, - дип белдерде үз чыгышында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин. Равил хәзрәт мәктәпләрдә дини юнәлештәге фәннәр укытуга аерым игътибар юнәлтте. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе сүзләренчә, балалар мәктәптә бергә белем алырга тиеш, аларны дин тотулары буенча аерырга ярамый. Балалар әле кечкенә, шуңа күрә бу яшьтә күпләре нинди дин сайлауларын хәл итмәгән була, бу аеруча катнаш никахларда туган балаларга кагыла. Укучылар бердәм дәреслек буенча традицион диннәрнең мәдәниятен һәм тарихын бергә өйрәнергә тиеш, ә дин вәкилләре дәресләргә килеп, теге яки бу конфессиянең үзенчәлекләре хакында сөйли ала.

Мөфти фикеренчә, профессиональ дини белем бирү мәсьәләсендә төп проблема булып дәүләт стандартларына муафыйк рәвештә белгечләр әзерләү һәм киләчәктә дәүләт аккредитациясе алу мөмкинлеге тора. Утырыш барышында әлеге мәсьәләгә дә аерым игътибар бирелде.