Буа мәдрәсәсендә балалар өчен Ислам мәдәнияте буенча “Яшь талантлар” дигән бәйге үткәрелә

Бәйгенең төп максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләр белән эшләү

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 9 гыйнварда Буа мәдрәсәсендә балалар өчен Ислам мәдәнияте буенча “Яшь талантлар” дигән бәйге үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының Буа муниципаль җирле бүлекчәсе, Буа мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе белән берлектә оештырыла.
Бәйгегә Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнары мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары чакырыла.
Бәйгенең төп максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләр белән эшләү һәм аларның иҗади башлангычларына ярдәм итү.
Бәйге “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы шигырь сөйләүче”, “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы спектакль уйнаучы”, “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы хикәя сөйләүче”, “Ислам дине тематикасы буенча иң яхшы җыр башкаручы” номинацияләрендә үткәрелә.
Барлык бәйгедә катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар бирү каралган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.