Арчада "Иң яхшы остаз" конкурсына әзерләнәләр

Конкурс кысаларында мөгаллимнәр үзләре белән таныштырырга, хәдисләр буенча белемнәрен күрсәтергә, Пәйгамбәребезгә багышланган кроссворд чишәргә тиешләр. Шулай ук алардан дини дәрес алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашу да таләп ителә

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Арча мөхтәсибәтендә 9 гыйнварда район имамнары җыелышы һәм, Мәүлид аена багышлап, мөгаллимнәр арасында конкурс уздырырга әзерләнәләр. Җәмигъ мәчетендә “Арча районы мөхтәсибәтенең иң яхшы остазы” исеменә үткәрелә торган бәйгедә җирлектәге мәчетләр каршындагы дин сабаклары бирүче егермегә якын укытучы катнашуы көтелә. Конкурс кысаларында мөгаллимнәр, иң беренче чиратта, үзләре белән таныштырырга, хәдисләр буенча белемнәрен күрсәтергә, Пәйгамбәребезгә багышланган кроссворд чишәргә тиеш. Шулай ук алардан дини дәрес алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашу да таләп ителә.

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылачак һәм соңыннан бергәләп бәйрәм табынына җыелу каралган.

Бүгенге көндә Арча районында барлыгы 76 мәчет эшләп килә, 83 мәхәллә теркәлгән. Әлеге мәхәлләләрдә 80нән артык мөгаллимә авыл халкына ислам нигезен, кыйммәтләрен җиткерә. Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев сүзләренчә, мөхтәсибәт тарафыннан киләсе елда һәр айда алар катнашында чара уздыру ниятләнелгән. “Мәсәлән, февральдә укытучыларның гыйлемнәрен ныгыту, үстерү ниятеннән, курслар оештырыла. Мартта “Мөселман гаиләсе” дигән конкурс үткәрелер, Алла боерса. Апрельдә балалар арасында Ислам динен белүгә кагылышлы бәйге оештырабыз. Май аенда инде мәчет каршындагы курсларда укулар тәмамлана, имтиханнар башлана. Җәй көннәрендә балаларны мәчетләргә лагерьларга җыябыз”, - диде хәзрәт.

Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.