Кукмарага Халыкара ислам университеты профессоры килә

Габдер-Раззак Габдер-Рахман Әсгад Әс-Сагъди поселокның "Хәйрия" мәчетендә җомга намазын үткәрәчәк.

(Казан, 1 декабрь,  "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, 2 декабрь көнне районыбызга мәртәбәле кунак киләчәк, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Пәйгамбәребез нәселеннән, Иордания дәүләте Амман шәһәренең Халыкара Ислам университеты профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Әсгад Әс-Сагъди поселокның "Хәйрия" мәчетендә җомга намазын үткәрә, Аш-Буҗи авылында ахшамнан соң халык белән очраша, үзәк мәчеттә вәгазь укыячак.