Кукмара үзәк мәчетендә Казаннан Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин вәгазь сөйлиячәк

Ул “Мөселманнар җыены” кысаларында уздырыла

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). 3 декабрь пәнҗешәмбе көнне сәгать кичке 7дә Кукмара Үзәк мәчетендә Казан шәһәре казые, "Шамил" мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин вәгазе була. Вәгазь "Мөселманнар җыены" кысаларында укыла, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.