Чистайда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы узды

Конкурсантлар Коръәнне дөрес һәм аһәңле итеп уку буенча ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр яшь категориясе буенча өчәр җиңүче билгеләнде.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Чистайда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы узды, дип Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Чистай шәһәреннән һәм районыннан 80 бала катнашты, аның иң кечкенәсенә 3 яшь, ә иң өлкәненә 17 яшь булды.

Жюри составына “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мәчет каршындагы курслар мөгаллиме Тимур хәзрәт Матвеев керде.

Барлык катнашучылар өч яшь категориясенә бүленде: өч яшьтән алты яшькәчә, җиде яшьтән ун яшькәчә һәм унбер яшьтән унҗиде яшькәчә.

Конкурсантлар Коръәнне дөрес һәм аһәңле итеп уку буенча ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр яшь категориясе буенча өчәр җиңүче билгеләнде.

Конкурс җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнде.