Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Таян Аллага” дигән әдәби бәйге җиңүчеләре “Мәрҗани” мәчетендә игълан ителәчәк
Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле” дигән симпозиум узачак
(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте агымдагы елның апрель аенда игълан ителгән “Таян Аллага” дигән әдәби бәйгегә йомгак ясый. Бәйгенең җиңүчеләре иртәгә - 2 ноябрьдә Казанның “Мәрҗани” мәчетендә игълан ителәчәк.
Мөфтиятнең рәсми сайты хәбәрләренә караганда, “Иман” нәшриятында җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган җыентык чыгарылган.
Казанның “Мәрҗани” мәчетендә шушы чара кысаларында “Дини аң тәрбияләүдә әдәбиятның роле” дигән симпозиум узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз