Казанда тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен махсус мәктәптә намаз бүлмәсе ачылачак

Махсус мәктәп директоры Нәфис Галләмов сүзләренә караганда, мәктәптә белем биргәндә рухи тәрбия әһәмиятле урын алып торырга тиеш

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). 4 ноябрьдә тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен махсус мәктәптә намаз бүлмәсе ачылачак. Республика дәрәҗәсендәге әлеге уку йорты Казанның Левченко бистәсендә урнашкан.

Махсус мәктәп директоры Нәфис Галләмов сүзләренә караганда, мәктәптә белем биргәндә рухи тәрбия әһәмиятле урын алып торырга тиеш. “Без балаларның рухи тәрбиясенә зур игътибар бирәбез. Укучыларыбыз даими рәвештә мәчеткә һәм чиркәүгә йөри, без моның уңай йогынтысын гына күрәбез”, - ди ул, намаз бүлмәсенең ачылуы балаларга файдага гына булачагын белдереп.

Билгеле булганча, әлеге мәктәп Казандагы “Сөләйман” мәчете белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Укучылар җиде ел дәвамында намаз кылырга, Коръән укырга өйрәнә. Шудай ук мәчеттәге тәрбия балаларны өлкәннәргә ихтирамлы булырга өйрәтә.

Махсус мәктәптә ачылачак намаз бүлмәсендә Ислам нигезләре буенча дәресләр уздыру да көтелә. “Сөләйман” мәчете имамнары атнага ике тапкыр балалар белән эшләячәк: Коръән укырга өйрәтәчәк, сөекле Пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләре тормышы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат үзәге.