Дамир Мөхетдиновка Кыргызстан Республикасының дәүләт бүләген тапшырдылар

«Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе Россия Диния нәзарәтенең һәм шәхсән Дамир Мөхетдиновның Россия һәм Кыргызстан мәчетләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуда тырышлыгы өчен бирелгән.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Кыргызстанның Ош шәһәрендә «Ислам дөнья терәге» халыкара конференциясендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология фәннәре докторы Дамир Мөхетдиновка Кыргызстан Республикасының Дин эшләре буенча дәүләт комиссиясенең «Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.  

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ош өлкәсе Казыяте оештырган конференциягә Россия, Төркия, Үзбәкстан һәм Казахстаннан катнашучылар килгән. Җыелышның максаты — ислам диненең әхлакый нигезләрен раслау.

«Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе Россия Диния нәзарәтенең һәм шәхсән Дамир Мөхетдиновның Россия һәм Кыргызстан мәчетләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуда тырышлыгын тану булып тора, диелә хәбәрдә.