Төркиянең Баш консулы: Биектауда Гекдениз Карадениз төзеткән мәчет гыйбадәткә әзер

«Рубин» командасының элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз Калинино авылында мәчетне 2016 елда төзи башлаган иде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Баш Консул Исмәт Эрикан «Рубин» командасының элекке футболчысы Гекдениз Карадениз Биектауның Калинино авылында төзеткән hәм хәзерге вакытта төзелеше тәмамланган мәчетне күреп кайтты. Бу хакта Төркиянең Казандагы баш консуллыгы Facebook аккаунтында хәбәр итә.

Исмәт Эрикан мәчетнең гыйбадәткә әзер булуын белдерде.

«Рубин» командасының элеккеге уенчысы Гекдениз Карадениз Калинино авылында мәчетне 2016 елда төзи башлаган иде.