Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бүген Казанда «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза
Якупов укулары кысаларында шулай ук «Таян Аллага!» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә көтелә.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе оештыра. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора.
«IX Якупов укулары»нда зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның фикердәшләре һәм дусларының катнашуы көтелә.
Фәнни-гамәли конференциядә аерым блок булып мөселман белем бирү учреждениеләре вәкилләренең Вәлиулла хәзрәт Якуповның шәхесен тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак ачкан һәм «Иман» нәшрияты турындагы чыгышлары яңгыраячак. Шулай ук Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини уку йортларында уку-укыту программаларын төзүгә; сөнни дини тәгълиматны торгызуга керткән өлеше турында да чыгышлар көтелә.
Якупов укулары кысаларында шулай ук «Таян Аллага!» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз