Менделеевск районында яңа мәчет төзи башладылар

Мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен заллар, тәһарәт алу һәм туклану бүлмәләре, уку кабинеты ачылачак.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Менделеевск районында Гассар клубы урынында яңа мәчет төзи башладылар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Проект буенча мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен заллар, тәһарәт алу һәм туклану бүлмәләре, уку кабинеты булачак, диелә хәбәрдә.