«Мөслим» Бөтенроссия сменалары турында китап чыкты

Быел «Мөслим» Бөтенроссия сменасында аерым сменаларда 220 малай, 216 кыз ял иткән.

(Казан, 1октябрь, «Татар-информ»). «Мөслим» Бөтенроссия сменалары турында китап дөнья күрде. Аның авторы – Рөстәм Хаҗи Әбделманов. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Рөстәм Хаҗи Әбделманов ун ел җәйге сәламәтләндерү ялы системасында катнаша - лагерьларда вожатый булып эшли, ә «Мөслим» Бөтенроссия сменалары ачылу белән өлкән вожатый һәм өлкән тәрбияче вазифасын башкара.

  • 2012 елдан башлап Россия Мөфтиләр шурасы ярдәме белән «Мөслим» Бөтенроссия сменалары үткәрелә.

Китапта 10 һәм 21 көнгә смена программалары үрнәкләре, үткәрелә торган чаралар һәм башка файдалы мәгълүмат урын алган. Программалар «Мөслим»дә ял иткән вакытта малайлар һәм кызлар күңелле ял итсен, белемнәрен киңәйтсен, үзләрендә яңа талантларны ачсын, төрле төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән танышсын өчен кызыклы итеп төзелә.

«Китапка билгеле бер төзәтмәләр кертү буенча теләкләр килде инде. Болар барысы да киләсе басмада исәпкә алыначак», — диде Әбделманов.

  • Быел 26 июньнән 16 июльгә кадәр «Мөслим» Бөтенроссия сменасында 220 малай ял итте, ә 2019 елның 18 июленнән 7 августына  кадәр 216 кыз булды. Балалар Россиянең 21 төбәгеннән һәм Абхазия Республикасыннан килгән иде.