Биектауга Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий килде

Владыка Биектаудагы Изге Богородица Рождествосы храмында тантаналы гыйбадәт кылды

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Изге Богородицаның дөньяга килүе бәйрәмендә Биектау муниципаль районына Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий килде, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре”. Владыка Биектаудагы Изге Богородица Рождествосы храмында тантаналы гыйбадәт кылды. Күркәм гадәт буенча Биектау өчен зур бәйрәмдә гыйбадәт кылырга халык күп җыела. Владыка Анастасийның килүе турында белеп, храмга җирле чиркәүгә йөрүчеләр генә түгел, районның башка авылларыннан да дин тотучылар килде.
Бу архиепископның Биектау чиркәвенә беренче генә килүе түгел. Берничә ел элек ул яңадан торгызылган храмны изгеләндерергә килгән иде. Бүген биредә Иоанн атакай Державинның улы Иоанн (аның да исеме шундый) хезмәт итә.
Биектауда тантаналы гыйбадәттән соң архиепископ Усадка, Изге Троица храмын торгызу эшләренең ничек баруын карарга махсус килде. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр баш рухани Виталий атакай белән владыканы ипи-тоз белән каршы алды. Ул храмның бүген гыйбадәтләр бара торган өлешен карады. Ул бик кечкенә, шуңа да карамастан, Усад авылында һәм приходны тәшкил иткән авылларда яшәүчеләр монысына да шат.
Владыка Анастасий чиркәүгә йөрүчеләргә дин юлындагы эшне яңадан торгызуда сабырлык һәм эшнең ахырына кадәр барып җитүенә ышаныч белдерде. Үзенең ярдәмчеләре белән владыка чиркәү тирәсен әйләнеп чыкты, бина эчендә (аңа 200 елдан артык) часовняда булды.