Самара өлкәсендәге Гали мәдрәсәсе ир-атларны укырга чакыра

Читтән торып уку бүлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы мәдрәсәсе 17 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны укырга чакыра. Бу хакта “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы мәдрәсәсендә укулар көндезге бүлектә 1 сентябрьдән башлана. Анда 17 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар укырга чакырыла.

Читтән торып уку бүлегенә ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Сессия елга ике тапкыр – язын һәм көзен, 12шәр көн дәвамында булачак.

  • Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84656) 20500, 89270198059, 89874441968. e-mail: medrese-gali@mail.ru.