420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Сарман, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Бүген мөселман халкы иң изге бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә. Сарман районы үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар, дип яза җирле басма.
13.00 сәгатьтә “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркка райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакырдылар. Бәйрәм котлавыннан, вәгазьләрдән соң балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр укыдылар. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландылар.