Татарстан имамнарына махсус әзерләп таратыла торган “Шура” журнал-альманахының ике гаеткә багышланган 9 нчы саны дөнья күрде

Басма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер нәшер ителә

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер тапкыр “Хузур” нәшрият йортында республика имамнарына дип махсус әзерләп, бушлай таратыла торган “Шура” журнал-альманахының 9 нчы саны дөнья күрде.

Басма Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, рамазан ае башлану уңаеннан, шактый күләмле мөрәҗәгать тексты белән ачыла. Шунда ук әлеге изге айда ислам динендәгеләр кылырга тиешле гамәлләр турында аңлатма да урын алган (“Татар-информ” МА үз вакытында нәзарәттән мәгълүмат алып, язма әзерләгән иде). Мөфти хәзрәтләренең июньдә Казанда үткәрелгән “Милли тормыш һәм дин” VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумындагы чыгышы белән дә әлеге санда тулысынча танышырга була.

“Вәгазьләр”, “Фән”, “Дин гыйлеме”, “Публицистика”, “Хәдисләр”, “Сорау-җавап”, “Әдәбият”, “Әңгәмә” – 268 битле альманах материаллары шушы 8 сәхифәгә туплап бирелгән.

Рамазан аена өлгерткән санда ике гает – Ураза гаете һәм Корбан гаете вәгазьләре, мөселманнарны тәрбияләүгә корылган, гыйлем алырга өндәгән акыллы һәм хикмәтле фикерләр китерелгән. Изге Коръән укуның әһәмияте, әҗере, рамазан аеның фазыйләтләре, аның хакында хәдисләр, ураза тотуга кагылышлы мәкаләләр анда гаять үтемле итеп күрсәтелгән. Вәгазьләрнең шактыен ТРМДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәм шушы бүлек җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имамнар әзерләгән. Корбан гаете хөтбәсенең укылышы, тәрҗемәсе бирелгән. Җыеп кына әйткәндә, халык белән эшләүче имамнарыбыз өчен беренче сәхифәдә әзер вәгазьләр тема актуальлеге ягыннан тупланган. 

Әхмәтһади Максуди, Гали Чокрый, Морад мулла, Ризаэтдин Фәхретдин, Мансур Хәлляҗ кебек шәхесләр һәм аларның хезмәтләре; шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең нәсел дәвамчылары; эпитафик истәлекләр, нигездә, каберташлардагы язулар турында фәнни язмалар бу санда филологлар, тарихчылар һәм археограф тарафыннан әзерләнгән. "Фән" сәхифәсе турында сүз барганда шуны да билгеләп үтик: 2015 елны мөфтият  Татар дин галимнәре елы дип тәгаенләгән иде.

“Дин гыйлеме” сәхифәсендә исә "Алданмыйк" дигән гыйбрәтле язма белән ТРМДНнең Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясый. Шунда ук иман кагыйдәләре, әманәт, мәҗбүри булган гамәлләр, исламда хатыннарның хокуклары, гаиләдә ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре турында аңлатма һәм киңәшләр бирелгән. Гаилә темасын дәвам иттереп, “Сорау-җавап” сәхифәсендә катнаш никахлар мәсьәләсенә ислам күзлегеннән караш бәян ителгән. 

“Публицистика”да исә Татарстанның төрле төбәкләрендә, шул исәптән аның башкаласында, җәмгыятьнең дини тормышына бәйле яңалыклары тупланган, арада “Татар-информ”нан алынганы да бар.

“Хәдисләр” сәхифәсендә урын алган “Ике бәйрәм китабы” дигән язмада сүз ике гает (Ураза һәм Корбан гаетләре) турында булып, шунда ук “Зәкят китабы”, “Хаҗ китабы”, “Гомрә китабы” дигән исемнәрдә хәдисләр “Иманның татлылыгы (Сахих Бохари)” китабыннан алып бастырылган.

“Кара Сәет риваяте” хикәясе, мәһабәт Кол Шәриф мәчете салынуга 10 ел уңаеннан “Кол Шәрифкә мәдхия”, шулай ук “Бәхиллек”, “Дөнья беткәндә”, “Укы Коръән” һәм башка күп санлы шигырьләр әдәбият яратучыларга тәкъдим ителгән.

Сәхифәләрнең соңгысында 3 әңгәмә урын алган һәм алар татар телендәге матбугат чараларыннан күчереп бастырылган. “Мал – бер көнлек, рухый мирас – мәңгелек” дигәнендә республикабызның танылган галимнәренең язма һәм музыкаль мирасыбыз мәсьәләләрендә фикерләрен яктырта, “Имамнарга ихтыяҗ зур, икътисадчылар эш эзли...” дигән исемдәгесендә Россия ислам институты мөмкинлекләре, югары дини белем алучы шәкертләр һәм әзер белгечләр, ә “Фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен...” дип аталганында фәрештәләр турында сүз бара.

“Шура” дини альманахының 9 нчы саны азагында хәләл һәм хәрәм, аларга нисбәтле кагыйдәләр үтәүнең әһәмияте аңлатыла, хәләл продукция сатып алучыларга киңәшләр бирелә.

Кириллицадагы текстлардан соң гарәп графикасы нигезендәге иске татар имлясында нәмүнә - әхлак, үрнәк турында шактый күләмле текст бастырылган. Журналның ул ахырында кебек булса да, гарәп текстларын уку рәвеше уңнан сулга булганга, чынлыкта, басма шушы язма белән ачыла кебек булган. 

Искәртеп үтик: "Шура" альманахы нәзарәтнең "Хузур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнеп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә кварталга бер тапкыр нәшер ителә. Татарстан мөфтияте ММЧ вәкилләре өчен уздырган ифтарда журналистларга бүләк ителгән дини тематикадагы басмалар арасында "Шура"ның әлеге саны да бар иде.