Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус аркасында мөселманнар җәмгыяте еллык бюджетның 70 процентын югалткан
1 июньнән Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачылды.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Ураза гаетендә мәчетләр ябылу сәбәпле, Россиядә мөселман җәмгыятьләре еллык бюджетларының 70 процентын югалткан. Бу турыда Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Элегрәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөселман оешмаларына үз юрисдикцияләрендә 2020 елның 1 июненнән башлап күмәк намаз укуны чикләүләрне акрынлап бетерергә тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта дини оешмаларга «дәүләт һәм җирле хакимият органнарының карарларына, указларына һәм башка документларына» игътибар итәргә, шулай ук санитар нормаларны үтәү күрсәтмәсе бирелде. Мәсәлән, 1 июньнән Мәскәүнең Җәмигъ мәчете дин вәкилләре өчен ачылды.
Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, 24 майда узган Ураза бәйрәмендә Россия мөселманнары җәмгыяте зур чыгымнар кичергән.
«Россиянең барлык мөселман дин структураларының еллык бюджетының 70 проценты Рамазан һәм Ураза бәйрәмендә туплана. Бюджетның 70 процентын югалту — бу куркыныч. Сентябрь–октябрь айларында, ягып җылыту сезоны башлангач, иң авыр вакыт булыр, дип уйлыйм», — диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз