Төмән мөселманнарына конфессияләр конгрессының ярдәме тиярме?

Төмән мөселманнарына конфессияләр конгрессының ярдәме тиярме?

(Төмән, 1 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе хөкүмәтенең өлкәнең көньяк районнарында Ислам диненә карата карашы әлегә яхшы якка үзгәрми. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллинның элекке вице-губернатор Владимир Якушев һәм бүгенге вице-губернатор Сергей Сметанюк белән очрашып сөйләшүләре дә хәлне үзгәртмәде. Бу җитәкчеләрнең ярдәм итәргә биргән вәгъдәләре дә үтәлмәде. Узган ел Владимир Якушев, Ислам диненә 6 миллион сум күләмендә ярдәм итәргә ышандырган булса да, Манҗел авылындагы Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчетне реставрацияләү белән Голышманово бистәсендәге (район үзәге) мәчетне салдырырга барлыгы 1 миллион сум күләмендә генә ярдәм килгән. Өлкә җитәкчеләре, Православиене хөкүмәт дине дип карап, тик аңа гына ярдәм итү белән мәшгуль.

Бу хәл, мөселманнардан тыш, башка дин әһелләренең дә ризасызлыгын тудырды. Алар төрле конфессияләр Конгрессын оештырды һәм шушы Конгресска әгъза булып керергә өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенә дә тәкъдим итте. Хәзер бу Конгресс өлкә губернаторы Сергей Собянинга үз үтенечләрен белдергән мөрәҗәгать әзерли.

Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, конфессияләр Конгрессына керми булмас, ахрысы, дигән фикердә тора.