Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте «Шатер ТВ» проектын гамәлгә ашырырга кереште

Проект көн саен 19.15 сәгатьтә трансляцияләнә һәм төрле программалар, вәгазьләр һәм интерактивларны үз эченә ала.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте YouTube видеохостингындагы үз сәхифәсендә «Шатер ТВ» проектын гамәлгә ашырырга кереште. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Проект көн саен 19.15 сәгатьтә трансляцияләнә һәм төрле программаларны, вәгазьләр һәм интерактивларны үз эченә ала. Проектны оештыручылар тамашачыларны Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Зәкят» хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныштыра, алдагы елларда үткәрелгән «Рамазан чатырлары» хакында сөйли, танылган артистлар һәм җырчылар нәшидләр башкара, пәйгамбәрләр тормышына бәйле мавыктыргыч хикәятләр белән уртаклаша һ.б. Һәр тапшыру ахырында бәйгеләр үткәрелә һәм бүләкләр уйнатыла.

«Илдә килеп туган катлаулы вазгыятькә дә карамастан, үзебезнең традицион проектны гамәлгә ашырудан баш тартмаска булдык. Әйе, без ифтарлар оештыра һәм элеккеге кебек барыбыз да бер табын янына җыела алмыйбыз. Әмма бу безгә бергә булырга, белем алырга, Изге Рамазан аеның шатлыкларын бүлешергә комачауламый», - дип искәрттеләр Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтендә.

Шунысын да искәртик: дөньяда яңа төрдәге COVID-2019 коронавирус пневмониясе таралуга, шулай ук Мәскәүдә массакүләм җыелышлар тыелуга бәйле рәвештә, РФ мөселманнары Диния нәзарәте барлык мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында күмәк һәм җомга намазларын, шул исәптән мәдәни-агарту чаралары һәм проектларын үткәрмәскә карар кылды.