news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте мөслимәләрне «Яшь килен» проектына чакыра

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстан Диния нәзарәте мөслимәләрне «Яшь килен» проектына чакыра
http://dumrt.ru/

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.

Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.

Бу юлы проектның оффлайн курслары 11 мартта башлана. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының тасвирламасында бирелгән.

Онлайн-курслар 2021 елның 11 мартында башлана. Онлайн рәвешендәге курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты тасвирламасындагы теркәлү анкетасынтутырырга кирәк. 

Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18 (эш көннәрендә 09:00–дән 17:00–гә кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100