420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышларында хаҗга юлламаны Дагыстан егете Кәрим Эльгәрәев отты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дагыстаннан Кәрим Эльгәрәев турнирда 94 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны алды. Кәримгә 29 яшь, ул грэпплинг буенча тренер.
Моннан тыш, ярышларның нәтиҗәләре буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның махсус бүләге – хаҗга тагын бер юллама тапшырылды. Ул Мәскәүдән килеп шушы ярышларда берничә ел рәттән катнашкан джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаевка насыйп булды. Ул 77 килограммга кадәр үлчәү категориясендә I урынны яулады. Даудка 33 яшь, ул джиу-джитсу белән 13 ел шөгыльләнә, тренер булып эшли.
Хаҗга юллама үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган барлык мөселман ир-атлар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылды.