Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президентын юбилее белән котлады

"Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!" – диелә мөфтинең котлавында.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президентын Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады. бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерде.

"Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмәгез – юбилеегыз белән тәбрик итәм! Сез - халкыбызның мәртәбәле Президенты, республиканы икътисади яктан үстерүгә һәм иҗтимагый сорауларны тиз арада хәл итүгә, бөтен Россия өчен мөһим булган тотрыклылыкны, татулыкны, милләтара дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга зур көч куйган абруйлы җитәкчесе. Без, Татарстан мөселманнары, традицион диннәрне, гаилә кыйммәтләрен, милләтебезнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кайгыртуыгыз турында белеп-күреп торабыз һәм бу гамәлләргә сөенәбез. Сезне Татарстаннан читтә дә югары профессиональ, зур оештыру сәләтенә ия дәрәҗәле шәхес, ихластан, күңел җылысы биреп халыкка хезмәт итүче Президент буларак бәялиләр, яраталар. Туган көнегез мөбарәк булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга рухи ныклык, саулык-сәламәтлек телим. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!" – диелә мөфтинең котлавында.

Котлау тексты азагында: "Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда да һәм ахирәттә дә матур тормыш бир!" (Коръән,Әл-Бәкарә сүрәсе, 201 аять), – дигән сүзләр дә бар.