Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Кәримов Казанның Идел буе районы базарында булды
Казанның Идел буе районы базарында сәүдә итүчеләр аренда түләвенең әлегә артмавы хакында хәбәр итте
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы, шәһәрдә җир салымына үзгәрешләр керүгә бәйле рәвештә төзелгән комиссиядә катнашучы Равил Кәримов Идел буе районы базарында сату итүчеләр һәм эшкуарлар белән очрашты.
Хәер, очрашуда эшуарлар бик аз иде. Р.Кәримов сәүдә рәтләре буйлап узды һәм базарда сату итүчеләр белән аралашты. Ул аларның әлеге базарда ничә ел эшләүләре, нинди проблемалар борчуы һәм соңгы вакытта аренда түләвенең арту-артмавы белән кызыксынды.
“Базарда сату итүчеләр әлегә барысы да тыныч икәнлеге һәм базар администрациясенең соңгы вакытта сәүдә урыннары өчен аренда түләвен арттырмавы хакында хәбәр итте. Мин башка төрле проблемалар һәм дәгъваларны ишетмәдем”, - диде Равил Кәримов журналистлар белән әңгәмәсендә.
Әмма җир салымы ставкалары, шулай ук Казанда муниципаль җирне арендага алган өчен түләүләрнең үзгәрүе шәһәрнең кайбер эшкуарларында ризасызлык тудырды. Искәртеп узабыз, 2010 елның 8 октябрендә узган сессиядә Казан шәһәр Думасы тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, 2011 елның башыннан Татарстан башкаласында җир салымы ставкалары, шулай ук муниципаль җирне арендага алган өчен түләүләр артты. Сәүдә предприятиеләре һәм парковкалар өчен салымның артуы (кадастр бәясенең 0,4 процентыннан 1,4 процентка кадәр) үзен аеруча нык сиздерде. Икътисадның реаль секторы өчен салым ставкасы 0,4 проценттан 0,6 процентка кадәр артты.
“Без Идел буе районы базарына икенче мәртәбә киләбез һәм аның җитәкчелеге белән сөйләштек инде. Без әлеге базар өчен гамәлдә булган салым ставкасының югары түгеллеген аңладык. Шулай ук Үзәк һәм Чехов базарларында да булдык. Аларда да барысы да тыныч. Кичә мин килештерү комиссиясе кысаларында халыкны кабул иттем. Салым ставкасының артуы мәсьәләсе буенча берәү дә мөрәҗәгать итмәде. Ставкалар арткач, бөтенесенең ачуы чыккан инде. Әмма җитәкчеләр документларны җентекләп тикшергәннән соң, алар бөтен җирдә дә һәм барысында да җитди үзгәрешләр булмавын аңлады”, - дип хәбәр итте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы.
Р.Кәримов бүген шулай ук Үзәк һәм Чехов базарларында да булырга ниятләве хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз