Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Равил Гайнетдин: “Россиядә Ислам телевидениесенең булуы шарт”
Газета, интернет-сайтлардан, шулай ук безнең мәчет-мәдрәсәләрдән Ислам диненең тәгълиматын өйрәтеп, мәгърифәт бирү – ул бөтен җәмәгатьчелекне, м
Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Россиядә Ислам телевидениесен булдыру проблемасын күтәреп чыкты. “Без бу юнәлештә байтак эш алып бардык. ТВны төзү концепциясен дә уйлап карадык. Һәм дә бу эшне йөртерлек кешеләрдән киңәш-фикерләрне белештек. Ләкин, һичшиксез, безгә бу инициативаны төпләп куәтләүче кирәк”, - дип, ул, Россиядә Ислам телеканалын булдыруда үз өлешен кертүен сорап, Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать итте.
“Әйтәсе килгән фикерем шул: газета, интернет-сайтлардан, шулай ук безнең мәчет-мәдрәсәләрдән Ислам диненең тәгълиматын өйрәтеп, мәгърифәт бирү – ул бөтен җәмәгатьчелекне, мөселман өммәтен җәлеп итү түгел. Без бик аз күләмдәге кешеләргә генә үгет-нәсыйхатләребез белән барып җитәбез. Телевидениенең нинди роль уйнаганы берәүгә дә сер түгел”, - дип, Равил Гайнетдин Россиядә Ислам телевидениесенең булуы шарт икәнлеген белдерде.
Моңа җавап итеп ТР Президенты бу мәсьәләнең аңлау табуын һәм үзенең Россиядә Ислам телевидениесен булдыру тәкъдимен хуплавын белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз