news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты вафатына бәйле кайгы уртаклашты

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Халифа бен Заид Аль Нахайян вафатына бәйле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Президенты Халифа бен Заид Аль Нахайян вафаты сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең һәм БГӘ халкының тирән кайгыларын уртаклашам.

Бөтен мөселман дөньясы аны, һичшиксез, зирәк сәясәтче, үз илен чын күңелдән яратучы, аның халкының иминлеге турында кайгыртучы буларак истә калдырачак. Шәех Халифа бен Заид Аль Нахайян хәйрия һәм рухи-агарту проектларына аерым игътибар бирде», диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100