news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмзия Галимова «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде

Рәмзия Галимова «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде

Рәмзия Галимова «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков аны коллективка тәкъдим итте.

«Рәмзия Галимова алдына яңа форматлы редакция һәм яшьләр-студентлар контенты булдыру максаты куела», диде Шамил Садыйков редакцияне яңа җитәкче белән таныштырып.

«Алар «Кәеф» медиалабораториясе кысаларында яшьләргә нинди форматлар кызыклы булуын анализладылар. Яшьләр социаль челтәрләрдә яши, видеолар карыйлар, подкастлар тыңлыйлар, мемнар карыйлар. Шушы кызыксынулардан чыгып яңа редакция сәясәте формалаштырылачак», дип дәвам итте ул.

Шамил Садыйков социаль челтәрләрне һәм сайтны үстерү белән бергә басма журналны саклау бурычын да искәртте.

Рәмзия Галимова «Татмедиа»га ышанычы өчен рәхмәтен җиткерде. «Безнең алга амбициоз максатлар куелган. Бүген редакция белән дә утырып сөйләштек. Безне тиздән яшьләр медиасында иң яхшы журнал итеп беләчәкләр», диде ул.

Гөлүсә Закирова Татарстан китап нәшриятына китә, ул анда талантлы яшь язучыларны эзләп табу һәм үстерү буенча яңа проектлар юнәлешен җитәкләячәк. «Ул татар әдәбиятының киләчәге белән эш итәчәк», – диде Шамил Садыйков. 

«Ә Айсылу Хафизова ВГИК тәмамлаган профессиональ кинематографист. Ул киностудия булдыру хыялы белән яши иде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте кысаларында яшьләр белән вертикаль кино юнәлешен үстерәчәк», диде ул.

  • Рәмзия Галимова тумышы белән Сарман районының Колмәт авылыннан. КФУның Журналистика һәм социология факультетын һәм Журналистика югары мәктәбе аспирантурасын тәмамлаган. 2011-2018 елларда “Интертат” электрон газетасында эшләде. 2019-2023 елларда “Ялкын” журналы баш мөхәррире урынбасары. 2021 елдан КФУның Журналистика югары мәктәбендә укыта.
  • «Идел» журналы» филиалы директоры һәм татар редакциясенең баш мөхәррире Гөлүсә Закирова иде. Журналның рус редакциясен Айсылу Хафизова җитәкли иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100