news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыйров: Татарстан белән Чечня арасындагы хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар

Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров Татарстанда Чечен мәдәнияте көннәрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

«Мин кадерле ТУГАНЫМ, Татарстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Миңнехановка бик тә рәхмәтлемен. Ул Чечня Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова белән шәхсән очрашып, булган мәсьәләләр белән кызыксынды», - дип язган Рамзан Кадыйров «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Чечня башлыгы Татарстанда республика делегациясен җылы кабул итүләрен искәртте.

«Сез безнең өчен – Ватанның чын патриоты үрнәге! Халыкның чын уллары нәкъ менә шундый булырга тиеш тә!», - дип искәртте Кадыйров, ТР Президентына мөрәҗәгать итеп.

Ул Чечня белән Татарстанның дусларча элемтәләр генә түгел, эшлекле мөнәсәбәтләр дә бәйләвен билгеләп үтте.

«Инануымча, Татарстан белән Чечня арасындагы хезмәттәшлекнең гаять зур потенциалы бар. Һәм без ул актив үсеш кичерсен өчен барысын да эшләячәкбез!», - дип сүзен төгәлләде Рамзан Кадыйров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100