Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Насыйбуллов бүген төбәгебездәге каллиграфиядә яңа сыйфади дәрәҗәне символлаштыра - Рөстәм Шәмсутов
Казан Кремленың күренекле мәйданчыгында хаттат Рамил Насыйбулловның “Камиллек сәнгате” шәхси күргәзмәсе ачылды
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремлендәге мәшһүр Кол Шәриф мәчетендә урнашкан татар шамаиле галереясында хаттат Рамил Насыйбулловның “Камиллек сәнгате” дигән исемдә шәхси күргәзмәсе ачылды.

Республикабыз йөрәге булган Казан үзәгендә - Казан Кремленың Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә каллиграфия күргәзмәсе ачылу истәлекле датага туры китерелгән: моннан 170 ел элек, 1844 елның 26 декабрендә, Казан университетының Шәрык бүлегендә Мөхәммәтгали Мәхмүдев (рус телендәге язмаларда ул Али Махмудов буларак танылган) җитәкчелегендә каллиграфия курслары ачылган булган. Күргәзмә ачылышы тантанасында чыгыш ясаган һәм шушы күргәзмәне оештыруда турыдан-туры мөнәсәбәтле шәхес - татар шамаиле галереясы арт-директоры, рәссам-хаттат Рөстәм Шәмсутов шул хакта белдереп, бүгенге күргәзмә бик алай зур булмаса да, аның әһәмияте гаять зур, диде.
Казанның каллиграфия – сәнгатьле язу остасы Рамил Насыйбуллов (беренче фотосурәттә ул уңда) белгечләр арасында популяр булса да, илебез һәм халыкара конкурсларда катнашып уңышларга ирешсә дә, киң җәмәгатьчелеккә ул аз таныш. “Камиллек сәнгате” күргәзмәсе исә аның иҗаты белән беркадәр таныштыра. Шул рәвешле, рәссам-хаттат Рамил Насыйбулловның “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее, Казан каласының “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган шәхси күргәзмәсе беренчесе булуы белән үзенчәлекле, дөрес, “Мәңгелек хакыйкатьләрне төшенү юлы буларак гарәп каллиграфиясе” арт-проекты кысаларында – сигезенчесе. Чынлыкта, биредә Рамил Насыйбуллов иҗатының бер өлеше - ике дистәләп хезмәте белән янәшә аның шәкертләре башкарган эшләр дә урын алган булып чыкты. Хәер, галереяда Рөстәм Шәмсутов, Нәҗип Нәккаш хезмәтләре дә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән. Төбәгебезнең үзенчәлекле, фәлсәфи сәнгать осталары хезмәтләре, шул рәвешле, Кол Шәриф мәчетенә тупланган. Мәчеткә килүчеләргә, шулай ук туристларга нәфис сәнгатьнең бу төре белән танышу, хезмәтләргә заказ бирү өчен бик уңайлы мөмкинлек булдырылган.
Рөстәм Шәмсутов күргәзмә ачылышы тантанасында чыгышында төбәгебездә каллиграфия үсеше этапларын барлап, матур язу сәнгате Болгар чорында ул үсештә булган, аны торгызуның беренче дулкыны 1844 елда Казан университетында Мөхәммәтгали Мәхмүдов җитәкчелегендә курслар ачылганнан соң булса (татар шамаилләре дә XIX гасыр уртасында күпләп тарала), аннары XX гасыр ахырында гарәп каллиграфиясен торгызучы Бакый Урманче онытылып барган сәнгатьне кайтара, ә бит гарәп хәрефләре – ул безнең язма тарих, рухи традицияләр символы, дип билгеләп үтте. Әлеге төр сәнгатьтә сыйфади сикереш 2010 елда күзәтелде – бу каллиграфия үсешенең өченче дулкыны: татар хаттатлары катнашында республикада беренче тапкыр “Гарәп каллиграфиясе: чорлар һәм халыклар элемтәсе” халыкара күргәзмәсе булды һәм Күвәйттан Ислам сәнгате үзәгеннән күп кенә әсәрләр китерелде һәм шуңа кадәр Мәскәүдә тарихи һәм заманча шамаилләр күргәзмәсе уңышлы булды, Казанда Татар шамаиле галереясы ачылды, Россия ислам университеты карамагында аның ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ярдәме белән һәм Рамил Насыйбуллов җитәкчелегендә Гарәп каллиграфиясе үзәге һәм курслары эшли башлады, дип сөйләде Рөстәм Шәмсутов.
“Рамил Насыйбуллов бүген төбәгебездәге каллиграфиядә яңа сыйфади дәрәҗәне символлаштыра: ул гарәп каллиграфиясендә 14 төрле язу ысулын үзләштергән, рәсми раслама – иҗазага ия булган хаттат. Хәер, Рамил үзе аны формальлек дип карый, бу - аның артык тыйнаклыгыннан гына. Ләкин бу бик җитди һәм мөһим, димәк, Казанда каллиграфия үзәге эшләве, хаттатлар булуы нәфис сәнгатьнең бу төре төбәгебездә югалмады дигән сүз”, - диде галерея директоры, сәнгать фәннәре кандидаты Рөстәм Шәмсутов.
Аннары сүз алган Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, дингә тискәре караш яшәгән совет чорында да безнең татар халкы диннән аерылмаган, һәрбер йортта иң күренекле урында шамаил эленгән, аларның начар сыйфатта булуын да беләбез, ләкин өйдә шамаил булуы гаиләнең дингә хөрмәте чагылышы булган, дип искәртте. Халкыбыз бу юнәлештәге традициясен дәвам иттергән бүгенге көн хаттатлар Нәҗип Нәккаш, Рөстәм Шәмсутов, Владимир Попов һәм, ниһаять, классик хезмәтләр башкаручы Рамил Насыйбуллов бар, дөрес, осталар бармак белән генә санарлык, безнең югары уку йортындагы үзәктә курслар гамәлдә, дип, ректор хаттатлар саны аз булуга, шушы өлкәне өйрәнергә башта күпләп килсәләр дә, өйрәнү четерекле һәм авыр булу сәбәпле, курс тәмамланганда шулардан бик азы гына торып калуына игътибарны юнәлтте. Рәфыйк Мөхәммәтшин каллиграфия, шамаилләр иҗат итү юнәлеше сакланышы мөһимлеген ассызыклап, Рамил Насыйбулловны беренче шәхси күргәзмәсе ачылу белән котлады, алга таба яңалары булырына шигем юк, диде. “Рамил каллиграфиядә яңа юнәлеш ачар, Татарстанда каллиграфиянең классик мәктәбе булып чәчәк атар дип өметләнәм, моны бик мөһим дип саныйм. Аңа иҗатында уңышлар һәм талантлы, уңышлы шәкертләр насыйп булсын дип телим, аның җитәкчелегендәге үзәкнең нәтиҗәлерәк эшләренә ышанам”, - сүзләре белән ректор чыгышын йомгаклады.
Дистәләрчә еллар буена дәвам иткән онытылмыштан соң, милли дини культурабызның яшь үсентеләре баш калкыта, дип образлы итеп сурәтләде ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров (фотосурәттә ул сулда). “Милли һәм дини традицияләрне торгызучыларыбыз, һөнәри югарылыкта иҗатчыларыбыз булуы – ул төбәгебез өчен дәрәҗә. Рамил Насыйбулловның хезмәтләре югары һөнәрилеге белән аерылып тора, алар безгә мәңгелек җебенә кагылу мөмкинлеге бирә. Каллиграфия Ислам дөньясы өчен мөһим... Үзебезнең җирлектә бу традицияне яңартуда ярдәм итү буенча нәрсә эшләп булганын фикерләшеп, шундый фикергә килдек: Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Исламны кабул итү көненә, ә ул республикабызда май аенда билгеләнә, “Гаиләм шамаиле” /”Шамаиль моей семьи”дигән зур күләмле проектны гамәлгә ашырырга булдык. Бу исә һәрбер татар гаиләсендә Коръән һәм шамаил булдыру традициясен торгызыр дип күзаллана. Халкыбызның шундый матур гадәте югалмаска тиеш дип саныйбыз һәм каллиграфияне пропагандалауда тырышачакбыз”, - дип игълан итте.
Милләтчелекне һәм динне берләштерә торган борынгыдан килгән ике рухи кыйммәтебез – мөнәҗәтләр һәм шамаилләр тормышыбызга кайтты. Алар халкыбызны берләштерә торган иҗат төрләре, шуңа күрә шамаил аша татар дини гореф-гадәтләрен кайтарырга телибез, шамаил рухилыкка ишек кебек ул, дип аңлатма бирде Рөстәм хәзрәт Батров. “Безнең җәмгыять дөньяви милләтчеләргә һәм диндарларга аерылган: беренчеләре мәчеткә йөрми һәм дингә битарафрак, икенчеләре татар зыялыларын танымый. Без алар арасында күперләр салырга тиешбез, халкыбыз бердәмлеге җәмгыятебез файдасына лабаса. Шуны исәпкә алып, социаль проектлар гамәлгә кертәбез, чөнки аңа бөтенесе кушыла, игелеклелек шулай кешеләрне берләштерә”, - дигән фикердә ул. Яңа проект та татар халкын берләштерүгә ярдәм итәчәк, шамаил кебек сәнгать төре формалары, беренчедән, милли мирас булса, икенче яктан – дини күренеш, ә алар үрелеше татарларны берләштерә, дип саный Рөстәм Батров.
Кол Шәриф мәчете архитектур компексы төзелгәндә архитектор буларак хезмәте кергән Рөстәм Зәбиров исә чыгышында Рамил Насыйбуллов кебек монументаль хезмәт эшләрлек осталар булуы – төбәгебез өчен зур бәхет, дип, кирәк чакта элек Үзбәкстан осталарын чакыртып алырга туры килгәнлеген, каберташларны реставрацияләгәндә дә хаттатлар ярдәме кирәген искәртте. Хаттат Рамил Насыйбулловның хезмәтләре Болгардагы Ак мәчет һәм Ислам дине кабул ителү билгесе биналарын каллиграфик яктан бизәүдә нигез итеп алынуы, төгәлрәге, аның эскизлары буенча эшләнүе билгеле. “Рамил эшләре шулкадәр камил, аның хезмәтләренә тел-теш тидерерлек түгел – матур һәм төгәл эшләр алар. Шәкертләренә дә шушы үзлекне сеңдерүне, остазы белгәннәрен өйрәнеп калуын телим”, - диде.
Чыгыш ясаучылар, шул исәптән Рамил Насыйбуллов үзе дә, республика җитәкчелегенең, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиеваның мәсьәләне аңлап, матур язу сәнгатен халыкка чыгаруда ярдәм күрсәтүләрен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үттеләр. Бүген хезмәтләре күргәзмәгә куелган автор шулай ук Рөстәм Шәмсутовка, аның җәмәгате - Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы җитәкчесе Алсу ханымга күргәзмә оештыруда тырышлыклары өчен, үз вакытында Россия ислам университетында каллиграфия үзәге ачтырган ректор Рәфыйк Мухәммәтшинга, күргәзмәгә килүчеләргә рәхмәт белдерде.
Аерым алганда, “Камиллек сәнгате” күргәзмәсенә хаттат Рамил Насыйбулловның гарәп каллиграфиясе сәнгатендә кулланыла торган төрле стильләрдә эшләнгән хезмәтләре куелган. Биредә традицион аятьләрдән һәм тугралардан алып логотиплар һәм билгеләргә кадәр төрле хезмәтләр тәкъдим ителә. Мисалга, Коръән бизәлеше, Каләм сүрәсе, Равил Гайнетдин туграсы, “Дин вә мәгыйшәт”, “Хузур”, “Алтын мирас”, “Аль умма” кебек басма, нәшрият, оешма логотиплары, календарьлар һ.б.лар бар. Фәлсәфи эчтәлекле текстлар төрле формада итеп бирелгән. Рамил Насыйбуллов куллары белән башкарылган исемле тугралар Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Имомали Рахмонов, Илһам Алиев, Абдулазиз Тувайҗрига, Согуд Гарәбстаны королена һәм башка күп кенә сәясәтчеләргә, дәүләт җитәкчеләренә, танылган шәхесләргә бүләк ителгән. Хаттатның хезмәтләре Россия, Төркия, Германия, Малайзия, Индонезия, Таиланд, АКШ, Канада кебек төрле илләрдә шәхси тупланмаларда саклана.

Күргәзмәне оештыручылар Рамил Насыйбуллов Татарстанның хәзерге заман каллиграфлары арасында диплом-иҗаза алган – хаттатлык осталыгына ия булуның рәсми дәлилләмәсенә һәм шушы сәнгатькә башкаларны өйрәтү хокукына ия булган бердәнбер иҗатчы булуына игътибарны юнәлтә. Бигрәк тә ул 1997 елда Мехмед Рафии Килеҗи (Хәмид Айтаҗ шәкерте) һәм Хәсән Севиль кебек гаять танылган төрек осталарыннан алган иҗазаларының кадерен белә. Истанбулда укыган вакытында ул 14 төрле язу ысулын һәм шәркый китап бизәү алымын үзләштерә, мисалга, тәзхиб (алтынлау) сәнгатен, эбру (кәгазьне “мәрмәрләндерү”) һ.б. Иҗатташы Нәҗип Нәккаш, мин үзем каллиграфиягә үзешчән буларак килдем, төбәгебезнең хаттатларыннан Рамил иҗазалы булуы, каллиграфиянең классик төрен үзләштерүе белән аерылып тора, ди. Бактың исә, иҗазага ия булу – ул хаттатны өстенрәк итә, чөнки аны алуы җиңел түгел, таләпләре зур, иҗазалылар чылбыры исә Мөхәммәд пәйгамбаргә кадәр барып җитәргә мөмкин. Иҗаза бирүче шәкертенең мөмкинлекләрен шушы документ белән раслый, аңа шәкертләр өйрәтергә хокук бирә. Рамил Насыйбуллов республикабызда иҗазалы бердәнбер каллиграф санала. Бу үзенчәлеккә Рөстәм Шәмсутов та, Нәҗип Нәккаш та игътибарны юнәлтә.
Рамил Насыйбуллов иҗаты классик каллиграфиядән гыйбарәт: каләменең һәрбер хәрәкәте төгәл математик исәпләүләр аша тикшерелгән, бу исә рәссамның һөнәри әзерлеген раслаучы мөһим күрсәткеч булып тора. Аның бөтен әсәрләре, гарәп каллиграфиясе сәнгате классик кануннарына туры китереп, форма төгәллеге һәм шрифт матурлыгы, тәэсирлеге белән аерыла. Шул рәвешле, Рамил Равил улы Насыйбуллов иҗаты хәзерге заман татар каллиграфиясен яңа, һөнәри югарылыкка чыгара, дип басым ясый күргәзмәне оештыручылар.
Нәҗип Нәккаш соңыннан “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында, каллиграфиядә шуның кадәр дәрәҗәдә белемгә, һөнәри осталыкка ия булган Рамил үзебезнең милли төсмерләргә, бизәкләргә игътибар итеп, хезмәтләрендә милли үзенчәлекләргә күбрәк мөрәҗәгать итсен иде, чөнки җирлегебездә каллиграфиягә кызыксыну арта, диде.
Искәртеп үтәбез: Рамил Насыйбуллов 1975 елда Бөгелмәдә туган, Россия ислам университетын, Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, Казанда яшәп иҗат итә. Хаттат иҗади хезмәтен укыту белән бергә уңышлы гына алып бара: Россия Ислам университетында аның җитәкчелегендә республикада бердәнбер булган Гарәп каллиграфиясе үзәге 2010 елдан бирле эшләп килә.
Рамил Насыйбулловның шәхси күргәзмәсе Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә урнашкан татар шамаиле галереясында киләсе елның март башына кадәр көн дә, дүшәмбедән кала, иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшләячәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(903)342-69-26, (843) 5678125.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз