news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин «Эшкә – велосипедта» акциясенә кушылды

Рамил Муллин «Эшкә – велосипедта» акциясенә кушылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин шәһәрдә узган «Эшкә - велосипедта» акциясенә кушылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Түбән Камада бу минем велосипедта эшкә беренче баруым. Бер яктан, мондый махсус көн булу яхшы, икенче яктан, бу даими практикага әйләнергә тиеш. Минем бу кагыйдәгә керәчәк. Мин үз урынбасарларымны да, шәһәрне, проблемаларны, кешеләрне күбрәк күрсеннәр өчен, аларны ишетсеннәр өчен, җәяү йөрергә, самокатка яки велосипедка күчеп утырырга өндәячәкмен», – дип уртаклашты безнең белән Рамил Муллин. 

Түбән Камада ике тапкыр уза торган «Эшкә - велосипедта» акциясе велокультураны үстерүгә юнәлдерелгән, ул, шәхси транспортны алмаштырып, шәһәр буйлап хәрәкәт итүнең нәтиҗәле ысулы булырга тиеш. Хәзер Түбән Камада 12 километрга якын велосипед юлы төзелгән.

«Быел без тагын 14 километр велосипед юлы төзергә планлаштырабыз. Тулаем алганда, бу «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, түбәнкамалылар эшкә яки уку йортларына велосипедта тыныч кына барып җитә алсын өчен, өстенлекле юнәлеш булачак», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100