
Бүген Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эш сәфәре белән Екатеринбургка килде. Визитның максаты - «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.
Быел аның төп темасы - «Сәнәгать күчеше: чакырудан яңа мөмкинлекләргә». Күргәзмәдә 22 ил һәм Россиянең алтмыштан артык төбәге катнаша.Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Монда казанышлар гына күрсәтелми, ә иң мөһиме – килешүләр төзелә һәм яңа проектлар турында карарлар кабул ителә. Түбән Каманың энергиясе безнең территориягә күп кенә инвесторларны җәлеп итә ала», - дип яза үз битендә Рамил Муллин.