news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Чурагулов Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә «Шәҗәрә» җырына клип төшерергә җыена

«Шәҗәрә» җырын Салават Фәтхетдинов башкарып танытты.

Рамил Чурагулов Мостай Кәримнең туган авылы Келәштә «Шәҗәрә» җырына клип төшерергә җыена
Салават Камалетдинов

Шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы, Башкортстандагы Татарлар конгрессы әдәбият һәм сәнгать комитеты җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов Мостай Кәримнең туган авылы – Чишмә районы Келәш авылында «Шәҗәрә» җырына клип төшерергә җыена. Бу хакта ул Башкортстандагы Татарлар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасының Чишмә районы буенча отчет-сайлау конференциясендә чыгышында әйтте. Бу хакта «Чишмә» сайты журналисты Рима Гобәйдуллина яза.

«Конгресс милләт һәм аның киләчәге өчен җан атучы кешеләрне берләштерә. Республикабызның күп милләтле халкы тату яши, һәр халык үз тамырларын онытмаска, ата-бабаларының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, туган телне саклап калырга бурычлы», - диде чыгышында конгрессның әдәбият һәм сәнгать комитеты җитәкчесе Рамил Чурагулов.

Рамил Чурагулов Чишмә җиренең талантлы шәхесләргә бай булуын ассызыклады. Мостай Кәримнең туган ягында - Келәш авылында «Шәҗәрә» җырына клип төшерергә ниятләве турында сөйләде.

«Шәҗәрә» җырына Азат Имаев көй язган, аны Салават Фәтхетдинов җырлый.

Конференциядә Татарлар конгрессының район бүлекчәсе тарафыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, бүлекчә рәисе итеп район мәдәният идарәсе башлыгы Азат Арсланов сайланды.

Келәш авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Расиха Уразмәтова туган телне саклап калу проблемалары турында сөйләде.

«Туган тел – халыкның рухи байлыгы, әдәби мирас. Кызганычка каршы, хәзер гаиләләрдә, хәтта авылларда да рус телендә сөйләшәләр. Балалар ата-бабаларның телен белмичә, гореф-гадәтләрне хөрмәт итмичә үсә. Ата-аналар татар теле киләчәктә балалар өчен киртә булачак, дип саный. Шуңа күрә алар белән дә туган телнең әһәмияте турында аңлату эше алып барабыз. Балаларны халкыбызның борынгы көнкүреше, милли киемнәре белән таныштыру өчен еш кына музейларга сәяхәт оештырабыз», – дигән Расиха Уразмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100