news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы башлыгы физик мөмкинлеге чикле Илнур Азизовка яңа коляска бүләк итте

Апас районы башлыгы физик мөмкинлеге чикле Илнур Азизовка яңа коляска бүләк итте
"Апас-информ"

Апас районында барлыгы 2243 мөмкинлеге чикле кеше яши. Алар арасында 64 бала, 52 коляскалы инвалид бар. Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында, аларга багышлап, районда күп төрле спорт чаралары, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылды.

Мөмкинлеге чикле булган һәр балага һәм барлык коялскада утырырга мәҗбүр булган кешегә район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды, «Йолдыз» («Звезда») газеталарына яздырылды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

«Ункөнлек кысаларында, мөмкинлекләре чикле булган райондашларга ярдәм итәргә теләүчеләр үзләренең бүләкләрен тапшыра, ярдәмнәрен тәкъдим итә. Аларны шатландырган, аз гына булса да, күңелләрен күтәрергә әзер булган кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бары тик безнең кайгыртуыбыз, ярдәм итәргә әзер торуыбыз, игътибарлы булуыбыз аларга үз көчләренә ышанырга һәм тормышта лаеклы урын табарга ярдәм итәчәк», - диде район башлыгы.

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Илнур Азизовка яңа инвалид коляскасы бүләк итте. Бүләкне тапшыру район үзәк китапханәсендә тантаналы төстә, бәйрәмчә узды.

«Тормышымда иң кирәкле транспортым – коляскам бик искергән, таушалган иде. Айрат Габделхакович бер чарада бу хакта белеп алды һәм яңа коляска бүләк итәргә сүз бирде һәм сүзендә торды. Яңа машина бүләк иткән кебек булды. Бик зур рәхмәт аңа. Бик сөендерде», - диде Илнур Азизов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100