news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» агентлыгы Фәрит Гобәевнең вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

«Татмедиа» агентлыгы Фәрит Гобәевнең вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Фәрит Гобәев 2021 елда
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 75 яшендә вафат булган танылган журналист һәм фотограф Фәрит Гобәевнең туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләренең олы кайгысын уртаклашты.

Фәрит Гобәев 40 елга якын гомерен матбугатка һәм фотографиягә багышлады: республика газета-журналлары, Мәскәүнең «Россия» газетасы һәм «Обозреватель» журналы белән хезмәттәшлек итте. 1970нче еллар башында ул Казан фотография мәктәбенә нигез салган «ТАСМА» фототөркемен оештыручыларның берсе булды, дип искәрттеләр «Татмедиа» агентлыгында.

«Аның иҗатында Ватан темасы үзәк урынны биләде. Фәрит Гобәев республикабыз һәм илебезне бөтен дөнья белсен өчен зур эш башкарды. Ул ун илдә нәшер ителгән «Россия. Столетняя история в фотографиях» фотоальбомын әзерләүдә катнашты, аның бөтен дөнья буенча оештырылган шәхси күргәзмәләре илебез һәм республикабызның бай тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде, ә Сабан туе аның иҗатының төп темаларыннан берсе булды», – дип искәртте «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot