Рәүзил Хаҗиев: “Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы керемле тармакка әйләнә”
Рәүзил Хаҗиев: “Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы керемле тармакка әйләнә”
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Игорь Черепанов). Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы үзен аклый торган тармакка әйләнә. 2005 елның 9 аенда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре тарафыннан 62 миллион сум керем алынган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, элек чыгымлы булган тармак дөрес юнәлештә үсеш ала. “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җылылык, электр энергиясе һәм газ өчен түләп баралар, хезмәт хакы буенча бурычлар да юк диярлек. Р.Хаҗиев тармакның тотрыклы үсеш факторы буларак 9 айда дебитор һәм кредит бурычлары арасында уңай балансны атады. Аның фикеренчә, торак-коммуналь сектор тагын да күбрәк икътисади керем белән эшли ала. Аның уйлавынча, тармакның үсешен аңа кергән 144 предприятиенең дәүләт-унитар милекчелек формасы тоткарлый. Әмма Р.Хаҗиев сүзләренчә, аларның киләчәге 2006 елның яртысына кадәр билгеләнәчәк. Предприятиеләрнең күбесе акционерлык җәмгыятенә үзгәртеләчәк, ә чыгымлы эшләүчеләрне ябачаклар, яки банкротлык процедурасына дучар ителәчәк. “Уңышлы хуҗалык алып баручылар рәтенә «Челныводоканал» ААҖ һәм «Татэнерго» ААҖ бүлекчәләре алынган”, - дип билгеләп үтте Р.Хаҗиев.