news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Төркиягә ТРдан махсус вәкил киткән

ТР Президенты шулай ук тиешле структураларга вәзгыятьне ахырына кадәр ачыклап бетерүне йөкләгән

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Казан Кремлендә бүген Төркиядә Россия туристлары белән булган фаҗигале хәл турындагы хәбәр тирән кайгы хисе белән кабул ителде.
Татарстан Президенты матбугат секретаре Андрей Кузьмин хәбәр итүенчә, Төркиядә булган һәлакәттә татарстанлылар да зыян күрү сәбәпле, урында вәзгыятьне ачыклау һәм Төркиянең хокук саклау, консул һәм медицина хезмәтләренә ярдәм итү өчен республикадан махсус вәкил җибәрелгән. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе.
ТР Президенты шулай ук тиешле структураларга вәзгыятьне ахырына кадәр ачыклап бетерүне һәм зыян күргән татарстанлыларга ярдәм күрсәтүне йөкләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot