Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills III илкүләм чемпионатының финал ярышлары мәйданчыгында булды
Татарстан лидеры конкурсантлар белән сөйләште, аларга чемпионатта уңышлар һәм җиңүләр теләде
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә булды, анда WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финал ярышлары уза.
Искәртеп узабыз: WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финалы ТР Хөкүмәте ярдәмендә Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр барачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшә.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Казан ярминкәсе»ндә куелган техника үрнәкләрен карады, чәчтараш сәнгате, дизайн һәм флористика өлкәсендә ярышлар баручы мәйданчыкларда булды, катнашучыларның конкурс биремнәре белән танышты.
Аннары Татарстан лидеры төзелеш материаллары җитештерү өчен билгеләнгән станоклар һәм заманча җайланмалар, шулай ук остаханәләр (кузов ремонтлау, эретеп ябыштыру технологияләре) итеп корылган урыннар белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов конкурсантлар белән сөйләште, аларга чемпионатта уңышлар һәм җиңүләр теләде. Моннан тыш, ул эретеп ябыштыру технологияләре өлкәсендә виртуаль тренажерда эшләргә өйрәнде.
«Без ярышлар белән кызыксынучыларның күплегенә хәйран калдык, - диде Рөстәм Миңнеханов, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп. – Эшче белгечлекләре буенча ярышлар белән кызыксынучылар спорт ярышлары белән кызыксынучылардан ким түгел. Быел без җитдирәк әзерләндек. Финал ярышларында барлыгы 550 кеше катнаша, һәм татарстанлылар барлык эшче белгечлекләре буенча диярлек үз көчләрен сынап карый», дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз