news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ТРның югары технологияле компанияләрен глобаль базарларга активрак этәрергә өндәде

ТР Президенты бу хакта ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде

  (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Халыкара оешмалар, халыкара компанияләр һәм башка илләр белән, барыннан да элек, яңа технологияләр өлкәсендә күпьяклы хезмәттәшлеккә әзер. ТР Президенты бу хакта Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

Бүген Татарстан 140 тан артык ил партнерлары белән мөнәсәбәтләрне уңышлы үстерә, агымдагы ел башында республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 22 млрд доллардан артты, дип ассызыклады Миңнеханов. Соңгы 5 елда Татарстан икътисадына җәлеп ителгән чит ил инвестицияләре 7 млрд доллар чамасы тәшкил итте, диде ул. "Моның белән бергә, безгә Татарстанның югары технологияле компанияләрен глабаль базарга һәм бизнесның халыкара икътисади кооперациядә катнашуына активрак этәрергә кирәк. Без, шулай ук, чит ил компанияләре үз бизнеслары, идеяләре һәм технологияләрен башлау өчен Россиягә килгәндә старт мәйданчыгы буларак безнең республиканы сайлаулары белән кызыксынабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100