news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны ТАССРның 90 еллыгы белән котлады

ТР Президенты: “1920 ел вакыйгалары татар дәүләтчелеге тарихының яңа һәм гаять мөһим сәхифәсен ачып җибәрде”

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны ТАССРның 90 еллыгы белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 90 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.
ТАССР төзелү турындагы карар революция чоры рухына, ә иң мөһиме - җәмгыятьнең иң алдынгы вәкилләре омтылышына туры килә иде.
1920 ел вакыйгалары татар дәүләтчелеге тарихының яңа һәм гаять мөһим сәхифәсен ачып җибәрде. Республиканың барлыкка килүе белән татар теленең статусын күтәрү, милли кадрлар тәрбияләү өчен чаралар күрелде.
Икътисад өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен мөмкинлекләр ачылды.
Милли мәдәниятне үстерүгә зур әһәмият бирелде. Наданлыкны бетерүгә, урта һәм югары белем бирүгә зур көч куелды. Матбугат эше киң колач алды, мәдәни-агарту оешмалары күпләп ачылды.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан илнең төрле почмакларыннан эвакуацияләнгән йөзәр мең кешене үзенә сыендырды, дистәләгән предприятиене кабул итте. Ул дәһшәтле чорда республика сәнәгать һәм фән-академия үзәкләренең берсенә әверелде. Бөек Җиңүгә республикабыз зур өлеш кертте.
Зур нефть ятмалары үзләштерелү, индустрия гигантлары төзелү, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлар мәдәниятне һәм фәнне үстерергә мөмкинлек бирде. Республикабыз күп кенә күрсәткечләр буенча элеккеге СССРның кайбер союздаш республикаларын узып китеп автономия кысаларыннан үсеп чыкты.
Үзгәртеп кору чорында милли сәясәтне нәтиҗәлерәк алып бару зарурлыгы турында ачыктан-ачык фикер алышу башланды.
Шушы шартларда республиканың дәүләт суверенитеты турындагы Декларация, соңрак Татарстан Конституциясе кабул ителде. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәнең әһәмияте зур булды. Яңа шартларда ул федераль закон статусы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әйләнде, ә Казанны исә еш кына күпмилләтле Ватаныбызның өченче башкаласы дип атый башладылар. Бездәге милләтара татулык һәм динара хезмәттәшлек дөнья күләмендә танылды.
Татарстанлылар икътисадый казанышлары, мәдәният һәм рухият өлкәсендәге уңышлары, спорттагы зур җиңүләре белән хаклы рәвештә горурланалар.
Хәзерге вакытта безгә чорлар бәйләнешенең, буыннар дәвамчылыгының асылына төшенү бик мөһим, чөнки бүгенге көн казанышларына үткән елларда нигез салынган. ТАССР тарихы моны ачык дәлилләп тора. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Михаил Нужин, Александр һәм Борис Арбузовлар, Евгений Завойский, Салих Батыев, Николай Лемаев, Салих Сәйдәшев, Харис Якупов, Әмирхан Еники кебек мәшһүр шәхесләребез, Бөек Ватан сугышы батырлары һәм тыл хезмәтчәннәре, данлыклы нефтьчеләребез, КамАЗны төзүчеләребез, якты киләчәк хакына фидакарь хезмәт куйган, иҗат иткән һәм көрәшкән тагын бик күпләр турындагы якты истәлекне һәрвакыт сакларбыз.
Соңгы туксан ел тарихыбызга республиканың киләчәген билгели торган хәлиткеч вакыйгалар чоры булып кереп калачак.
Татарстанның 90 еллык юбилее котлы булсын, кадерле дуслар!
Сезгә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов



news_right_1
news_right_2
news_bot