Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында килешү үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яхшы нигез булачак”
Татарстан Президенты ике республика хезмәттәшлегенең перспективаларын шәрехләде
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы арасында имзаланган килешү заман вәзгыятен чагылдыра һәм багланышлар өчен юнәлешләрне билгели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасы) белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге документ үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә яхшы нигез булачак.
Бүген ике төбәкнең ике яклы хезмәттәшлеге ныгый, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул 2013 елда төбәкара товар әйләнеше күләме 1,4 млрд. сум тәшкил иткән, дип белдерде.
Татарстан Кабарда-Балкар Республикасына җиңел автмобильләр, юу чаралары, азык-төлек продуктларын китергән. «Минем фикеремчә, әлеге дәрәҗә җитәрлек түгел, безнең республикалар мөмкинлекләре күпкә артыграк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге көндә товар җитештерүчеләргә товарларын һәм күрсәтелә торган хезмәтләрен базарга этәрү өчен шартлар булдыру бигрәк тә әһәмиятле».
Безнең сәфәр кысаларында Кабарда-Балкар Республикасында җитештерелә торган продукция белән танышу мөмкинлеге бар, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов, бу шул исәптән авыл хуҗалыгы товарлары да, яшелчәләр, җиләк-җимеш һ.б.
Татарстан Республикасыннан, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, җиңел машиналар, авыр йөк машиналары һәм авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар, суыткыч җиһазлар, ит-сөт продукциясе һәм башка төр товар китерү мөмкинлеге бар.
Татарстанның индустриаль парклар оештыруда тәҗрибәсе күп, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген без муниципаль дәрәҗәдә индустриаль мәйданчыклар булдыру эшен алып барабыз.
«Без Кабарда-Балкар делегациясен үзебездә каршы алырга шат булабыз, - дип ышандырып куйды Рөстәм Миңнеханов, Кабарда-Балкар Республикасы башлыгы Юрий Коковка мөрәҗәгать итте. – Без тәҗрибә, уңышларыбыз белән уртаклашырга әзер, бигрәк тә югары технологияләр өлкәсендә, шул исәптән медицинада».
Татарстан шулай ук идарә өлкәсендә дә хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзер, шул исәптән “Электрон Хөкүмәт”не булдыру һәм үстерү мәсьәләсендә дә, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз