Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Төркия Премьер-министры белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен Төркия белән мөнәсәбәтләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү алгы планда булуы турында әйтте
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Әнкарәгә эш сәфәре кысаларында Төркия Премьер-министры Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Анда шулай ук Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан делегациясенең башка вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда сөйләшүне башлап, Әхмәт Давутоглу Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан делегациясе вәкилләрен сәламләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстан белән мөнәсәбәтләр Төркия өчен бик әһәмиятле. Шулай ук ул алга таба да ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итү ихтыяҗын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен Төркия белән мөнәсәбәтләрдә сәламәтлек саклау, урта һәм кече бизнес өлкәләрендә хезмәттәшлекнең алгы планда булуы турында әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Казан мэры һәм Әнкарә тугандаш багланышларны үстерү программасын имзаладылар. Бу Татарстан һәм Төркия арасында багланышларны ныгытуга яхшы этәргеч булачак дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз