news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү Советы президиумы утырышында катнашты

Илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләргә багышланган чараны Дмитрий Медведев үткәрде

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү Советы президиумы утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә И.М.Губкин ис. нефть һәм газ Россия дәүләт университетында узды, утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.  

Төп тема илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләр булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

«Без илебезнең гаять күп табигать байлыклары белән горурланырга күнеккәнбез. Бу ресурсларны тышкы базарда сату казнаны, илебез бюджетын тулыландыруның иң мөһим чыганакларыннан берсе булып кала бирә – үзенең барлык тискәре  һәм уңай яклары белән. Һичшиксез, без углеводорларны экспортлауга бәйлелектән котылырга, икътисад структурасын баланслыларак һәм тотрыклырак итәргә омтылабыз. Әмма минераль-чимал комплексы шактый вакыт илебез үсешенең иң мөһим чыганакларыннан берсе булып калачак. Иң мөһиме, бу югары технологияләргә, заманча җайланмаларга ихтыяҗны арттырырга тиеш, үз чиратында югары технологияләр барлык табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануны арттырырга, һәм билгеле инде, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә ярдәм итәргә тиеш», - диде утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев.

Утырыштагы чыгышларның тулы стенограммасы РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.    

news_right_1
news_right_2
news_bot