news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов РФ Федерация Советының Сүрия буенча карарын хуплый

"Ислам дәүләте" - бөтен дөнья өчен гаять зур проблема, дип саный ТР Президенты

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу карар үзен аклый дип атап, РФ Федерация Советының Россия Президенты Владимир Путинның  РФ Кораллы Көчләрен Сүриядә файдалану буенча үтенечен хуплауга теләктәшлек белдерде. Бүген ТР Президенты бу хакта журналистларга хәбәр итте.

 "Бу карар үзен аклый дия алам, чөнки "Ислам дәүләте" - бөтен дөнья өчен бик зур проблема. Катгый чаралар күрелмәгән очракта, оешма үз гамәлләрен киңәйтәчәк. Бүген РФ Федерация Советы кабул иткән карарарны без тулысынча хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, "Ислам дәүләте" (Россия тыелган террорчылык оешмасы. - Т-И искәрмәсе) ислам ролен кимсетергә омтыла. "Россиядәге ислам оешма вәкилләре кылган гамәлләрне беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Аларга каршы тору өчен белемле кешеләр кирәк", - дип ассызыклады ул.

Р.Миңнеханов искәртеп узганча, Россия Президенты Владимир Путин Болгарда ислам үзәге төзү турында карар кабул итте. Татарстан лидеры фикеренчә, республикада диннең чын кыйммәтләрен аңлата алырлык дин әһелләрен укыту зарур.

"Ялган ислам исеме астында кешелексез гамәлләр кылучы кешеләр төркеме пәйда була. Шуңа да безгә яшьләрне хәнәфит мәзһабе традицияләрендә тәрбияләү мөһим, ул тынычлык һәм дуслыкта бөтен илдә яшәп килә", - дип сүзен йомгаклады республика лидеры.                        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100