news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры һәм "Касперский лабораториясе" АҖ генераль директоры белән очрашты

Очрашу барышында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек турында сүз барды.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм "Касперский лабораториясе" АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте йортында үткән очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлыштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ,ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп билгеләп узганча, республикада мәгълүматлаштыру технологияләре тармагына, гадәттәгечә, җитди игътибар бирелә. 

Евгений Касперский сүзләренчә, Казанга ул әле узган ел ахырында ук килергә җыенган, һәм бүген биредә булуына бик шат. Ул шулай ук бүген "Казаньоргсинтез" һәм Иннополис" университетында булганы турында сөйләде.    

Очрашу барышында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек турында сүз барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.            

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                     

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100