Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов "Nekton" инвестицион компаниясе рәисе Жерар Лопес белән очрашты
Татарстан лидеры бизнес даирә вәкилләрен республикага чакырды
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында бүген "Nekton" инвестицион компаниясе генераль директоры Жерар Лопес белән очрашты.
"Royal Hotel" кунакханәсе конференцияләр залында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Жерар Лопезны сәламләде һәм Татарстан делегациясе әгъзалары белән таныштырды. Бу очрашу берничә юнәлештә элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәгенә өметләнүен белдерде.
“Сәясәткә килгәндә, вакыты бик үк урынлы түгел, әмма без бер урында торырга тиеш түгел, без уртак максатларны һәм бурычларны билгеләргә, безне көчләрне берләштерергә тиеш”, - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов республикада Төркия бизнесы актив үсеш ала, “Алабуга” МИЗ территориясендә яңа өч производство ачылырга әзерләнә, Американың ике заводы эшли, диде.
Жерар Лопез, үз чиратында, "Nekton" компанияләр төркеме (43 предприятие) соңгы 10 елда Россия компаниясендә инвестицияләр белән шөгыльләнә, дип белдерде.
“Сезнең мәгълүмати технологияләр белән актив шөгыльләнгәнегезне беләм, - дип мөрәҗәгать итте Жерар Лопез Рөстәм Миңнехановка. – Татарстан Республикасы - алга киткән төбәк, үзара элемтәләр булдыру өчен миннән торганның барысын да эшләячәкмен”.
“Без хезмәттәшлек өчен барлык ресурсларны кулланырга тиеш, - диде республика лидеры. – Сезнең ил инновацияләр, хәләл өлкәсендәге проектлар, ислам банкингы белән актив шөгыльләнә. Бүген ислам банкингы, башка финанс институтларга караганда, тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтә”. Очрашу тәмамланганда Рөстәм Миңнеханов бизнес даирә вәкилләрен Татарстанга чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз