news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Видео-котлау Татарстан Президентының Инстаграм аккаунтында урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Видео-котлау Президентның Инстаграм аккаунтына урнаштырылган.

«Бүген Минтимер Шәриповичның туган көне, дуслар! Аның Татарстан һәм татар халкы үсешенә керткән хезмәтен бәяләп бетергесез. Әйдәгез, барыбыз да аны котлыйк! Тазалык, озын гомер телик!», — диелгән котлау текстында.

Бүген республиканың беренче Президентына 83 яшь тулды.


news_right_1
news_right_2
news_bot