news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Хейфиц Казан электр-техник заводын масштаблы модернизацияләүне күз алдында тота торган Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

^Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Хейфиц Казан электр-техник заводын масштаблы модернизацияләүне күз алдында тота торган Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә “Кече һәм аз тонналы судно төзү концерны” ААҖ Михаил Хейфицны кабул итте. Очрашу барышында “Казан электротехник заводы» ААҖендә бизнес үсешен тизләтү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Әңгәмәдән соң 2005 елның 12 ноябрендә төзелгән Хезмәттәшлек турындагы килешүгә өстәмәләр кертелде. Өстәмә заводның производствосын масштаблы модернизацияләүне күз алдында тота, ул бишенче буын аппаратурасын чыгарырга, һәм шулай ук сату күләмен 50 миллион долларга җиткерергә ярдәм итәчәк.

Очрашуда шулай ук машина һәм приборлар төзүдә өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре дә каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100