news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Люксембургның бөек герцогы белән очрашты

Очрашу Люксембургның Бөек герцог сараенда узды

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында бүген Люксембургның бөек герцогы Анри белән очрашты.
Очрашу Люксембургның Бөек герцог сараенда узды. Аннары ТР Президенты белән Люксембургның бөек герцогы Анри белән“бергә-бер” очраштылар.

Люксембургның бөек герцогы Анри Рөстәм Миңнехановка Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкерның Казанга визитын (2012 елның 28 сентябре) уңышлы оештыруы өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты, үз чиратында, Люксембургның бөек герцогы Анрига очрашу өчен рәхмәт әйтте һәм Россия Федерациясе белән Бөек Люксембург Герцоглыгы белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Люксембург хезмәттәшлеген уңышлы үстерүгә ышануын белдерде.

Очрашу тәмамланганда Рөстәм Миңнеханов Люксембургның бөек герцогы Анрины Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга да чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100