news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Лениногорск районында нефть тармагы үсеше өчен ышанычлы база булдырылган”

ТР Президенты Лениногорскида шәһәрнең 60 еллыгын һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча киңәшмә үткәрде

  (Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстанның Лениногорск районында нефть тармагы үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бу хакта бүген Лениногорскида шәһәрнең 60 еллыгын һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларына әзерлек һәм үткәрүгә багышланган утырыш барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Искәртеп узабыз: бүген ТР Президенты Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, соңгы биш елда Татарстан мөһим икътисадый юнәлешләр буенча лидерлык позициясен ныгытты, шул исәптән нефть табышы һәм нефть эшкәртү тармагында. Лениногорскида Татарстанның иң элеккеге нефть чыгаручы «Лениногорскнефть» предприятиесе(«Татнефть» ААҖ) бар, ул кадрлар әзерләүче, республика киңлегендә генә түгел, ә бөтен нефть сәнәгатендә уникаль технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү мәйданчыгы да.

“Лениногорск нефтьчеләре коллективында - иң катлаулы шартларда эшли белүче белгечләр. Бу инде кадрларның югары потенциалы турында сөйли. Бүген Лениногорск - бөтен ил нефть тармагы өчен кадрлар әзерләүче дә. Биредә илебезнең күп кенә танылган нефтьчеләре хезмәт эшчәнлеген башлаган. Бүген «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә 2,3 мең кеше эшли. Советлар Союзы нефть тармагы Татарстан нефте базасында үсеш алган, монда лениногорскилыларның өлеше зур”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Лениногорскида, шәһәрнең 60 еллыгын һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, бәйрәм тантанасы оештырырга кирәк. Һәр бәйрәмггә җентекләп әзерләнү зарур һәм, беренче чиратта, шәһәрнең тышкы кыяфәтен яхшыртырга кирәк. Территорияне төзекләндерү, яңа социаль объектлар төзү, инфраструктураны көйләү зарур”, - дип күрсәтмә бирде Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районы җитәкчелегенә.

Ул бүген төзекләндерүэшләре бара торган социаль объектларда булуын белдерде. “Бу объектлар барысы да мөһим: мәктәп, хастаханә, мәдәният йорты. Быел ЗАГС та төзергә кирәк, болар барысы да - шәһәр инфраструктурасының бер өлеше. Барлык төзелеш эшләре ахырына кадәр башкарылырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты Лениногорскида торгызу эшләрен шәхсән контрольда тотачагын белдерде.

Лениногорскида, шәһәрнең 60 еллыгын һәм «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, тармак ветераннарына аерым игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстан Президенты Лениногорск муниципаль районында Татарстанның нефть тармагы тарихына багышланган музей комплексы булдыру темасына да тукталды. “Заманча, кызыклы музей булын өчен белгечләр һәм музей белгечләрен җәлеп итәргә кирәк”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск муниципаль районы җитәкчелеге 2017 елга кадәр планлаштырган барлык объектлар төзелеше алга таба да финансланачак, дип белдерде.

Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100